Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Строки, опалённое войной...

2024 елның 6 маенда  ДБУК«Самара өлкәсе балалар китапханәсе»  инициативасы белән оештырылган Бөек Җиңү көненә  багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз - 2024» XV халыкара акциясе узды. Безнең авыл китапханәсе әлеге акциядә 6 нчы  тапкыр катнашты. Башта, традиция буенча, китапханәче балаларга акция, аның әһәмияте, якынлашып килүче бәйрәмнең мөһимлеге турында сөйләде. Аннары Бөек Ватан сугышының 1941-1945 еллардагы  авырлык, ачлык вакытлары, Җиңүнең нинди бәягә ирешелүе, ни өчен кешеләр әле дә бу сугышны хәтерлиләр һәм безнең һәрберебез өчен Туган ил барлыгы турында сөйләүче кереш әңгәмә буенча фикер алышуга керештеләр. Китапханәдә «Аяз күкләр һәрвакыт тыныч булсын! дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Бөек Ватан сугышы геройлары турында хикәяләр, сугыш турында шигырьләр җыентыклары урын алды.