Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар..."

Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Ак калфакның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар..." дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.Кичәдә өлкән китап укучылар "Ак калфак" оешмасы эшчәнлегенең  бурыч- максатлары белән таныштылар. Шулай ук "Аулак өй" куренешеннән бер өзек тәкъдим ителде. Әлеге күренештә өлкәннәр үзләренең яшьлек елларын искә төшереп күмәк уеннар уйнадылар, кул эшләре эшли-эшли күмәк җырлар җырладылар. Китапханәче "Ак Калфакның табылган чагы" дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады.