Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Сез, Өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!"

6 нчы октябрь көнне Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә клуб мөдире, китапханәче, укытучылар бергәләшеп өлкәннәр көне уңаеннан, "Сез, Өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәне мәктәп мөдире Энҗе Зөфәр кызы котлау сүзләре белән башлап җибәрде, башлангыч сыйныф укучылары клуб мөдире Радилә Рәфкать кызы белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Зур Бирәзә авыл китапханәчесе яраткан җырларын бүләк итте. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр яшьлекләрен искә төшереп, бергәләшеп җырлап рәхәтләнеп ял иттеләр.