Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Җылытасы килә дөньяны!"

4 нче октябрь –шагыйрь, журналист Ленар Шәехка 35 яшь. Шул уңайдан, Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар  өчен "Җылытасы килә дөньяны!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Ленар Шәехның сайланма әсәрләре, аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан материаллар урын алды.