Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Мәрхәмәтле бул!"

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, 2 нче октябрь көнне китапханәче, клуб мөдире, укучылар белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котладылар. Алар Мифтахова З. һәм Исламова Г. апаларга йорт эшләрендә ярдәм иттеләр. Һәр йортта хуҗабикә апалар балалар белән үзара сөйләшеп, яшьлекләрен искә төшерделәр һәм үзләрен онытмаулары өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.