Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Гаилә- тормыш бакчасы!

Россия Федерациясе Президентының 22.11.2023 елгы 875 номерлы Указына ярашлы рәвештә, гаиләне саклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, Россия Федерациясендә 2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Дөнья белән танышу, аны гомер буе чолгап алу нәкъ менә гаиләдән  башлана.Китапханәдә киң укучылар өчен әлеге темага багышланган китап күргәзмәсе төзелде. Анда гаилә тормышы психологиясе турында басмалар, рухи һәм гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, гаиләдәге мөнәсәбәтләр сәнгате турында китаплар, шулай ук әлеге тематиканы чагылдырган нәфис әдәбият тәкъдим ителгән.  Күргәзмә 2024 нче ел дәвамында эшләячәк.