Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Умелые руки не знают скуки"

Зур Бирәзә авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен Пушкин картасы буенча "Умелые руки не знают скуки" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә китапханәче татар орнаментлары, татар халкының бизәнү әйберләре турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әлеге чарага төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче Равилова Адилә Айрат кызы чакырылган иде. Ул исә үз чиратында брошь ясау буенча мастер класс күрсәтте. Барлык кирәкле материаллар белән таныштырды, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Чара ахырында һәрберсе аерым төрле милли орнаментлар белән брошь ясап карады. Бик кызыклы һәм файдалы кичә булды.