Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Кино дөньясына сәяхәт"

2016 нчы елның 10 нчы гыйнваре көнне 10.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә 2016 нчы ел-Россия киносы елы уңаеннан “Кино дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән белешмә-мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьнең максаты- укучыларга кино тарихын кыскача аңлату, төрләре белән таныштыру иде.Китапханәче Равилова Э.И. кино тарихы, аның төрләре турында сөйләде. Бертуган Огюст һәм Луи Люмьерлар (киноны уйлап табучылар) турында фоторәсем ярдәмендә белешмә бирде, беренче кино күрсәтү аппараты белән да фоторәсем нигезендә таныштырды. Соңыннан  рус язучысы А.Толстойның “Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары”дигән китабы буенча әңгәмә үткәрелде һәм  шул китапка нигезләнеп төшерелгән нәфис фильм тәкъдим ителде. Укучылар кызыксынып карадылар.