Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Зәңгәр шәлнең төсе уңмас төсле, кунмас төсле аңа тузаннар..."

15 нче сентябрь –драматург Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел. Шул уңайдан, Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар  өчен "Зәңгәр шәлнең төсе уңмас төсле, кунмас төсле аңа тузаннар..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Кәрим Тинчуринның сайланма әсәрләре, аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан материаллар урын алды.