Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Татарстан буйлап сәяхәт”

15 нче сентябрь көнне, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында китапханәдә  “Татарстан буйлап сәяхәт” дип исемләнгән бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Әлеге чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның  укытучылары чакырылган иде. Укучылар “Татарстанның тарихи һәм истәлекле урыннары”  презентациясе белән таныштылар. Китапханәче музейлар темасына аерым тукталуы белән дәресне тагын да тулыландырды. Соңыннан ул көндәлекне тутыру тәртибе белән таныштырды һәм  тантаналы рәвештә мәдәни көндәлекләрне укучыларга тапшырды.