Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Китапчык- серле янчык!”

Китапханәдә “Китапчык- серле янчык!” дип исемләнгән яңа китаплар презентациясе үткәрелде. Әлеге чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче укучыларга китапның никадәр кадерле булуы, аны саклап тотарга кирәклеге турында тәфсилләп сөйләде.  Шулай ук  яңа китаплардан төзелгән китап күргәзмәсе белән дә таныштырды. Барлык укучылар да зур кызыксыну белән китапханәчене тыңладылар һәм өйләрендә уку өчен китаплар алдылар. Яңа китаплар тәкъдим итү кичәсе күңелле үтте.