Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Китапханә дигән илгә, Чыктык сәяхәткә бергә”

Китапханәдә беренче сыйныф укучылары өчен   ачык ишекләр көне үткәрелде. Балаларны әкият геройлары рәсемнәре һәм төрле кызыклы китаплар күргәзмәсе  каршы алды. Алар бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар. Ә китапханәче китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре,  китап фонды, төрле кызыклы музыкаль, “сөйләүче” китаплар  белән таныштырды, ничек китап сайлап алырга кирәклеген аңлатты, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара ахырында балалар өйләрендә уку өчен “иҗекләп укыйбыз” китапларын алдылар һәм китапханәгә даими йөрергә сүз бирделәр.