Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Нурлы булсын гомер көзләрегез!

Өлкәннәр көне уңаеннан, Урта Бирәзә авылы клубында ( күчмә китапханә) "Нурлы булсын гомер көзләрегез" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә Урта Бирәзә авылының иң өлкән буын кешеләре чакырылган иде. Кичәне җирле үзидарә рәисе Шакирова Ильфира Рамазан кызы ачып җибәрде, өлкәннәрне котлап изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмне клуб мөдире Зиатдинова Ильзирә алып барды. Зур Бирәзә авылының моңлы сандугачлары Мифтахова Сания апа, Гыйльметдинова Раушания апа, Урта Бирәзә авылында яшәүче моң иясе Исламова Гөлфия апа, Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче үзешчән автор- башкаручы Фирдус абый Ганиевның җырлаулары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Равилова Эльмира өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде, аларга багышлап "Бер күрешү- бер гомер" дип исемләнгән шигырь укыды һәм җыр башкарды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез яшьлекләрен искә төшереп, хис- тойгылары белән уртаклашып аралашып утырдылар.