Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Күңелегездә булсын һәрчак яз!

Зур Бирәзә авылы китапханәсендә Мәүлид бәйрәме һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, "Күңелегездә булсын һәрчак яз!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге матур бәйрәмгә Зур Бирәзә авылы китапханәсенең өлкән яшьтәге китап укучылары чакырылган иде. Бэйрэмне китапханәче Равилова Эльмира ачып җибәрде һәм алып барды. Кичәне Арчадан килгән олы кунагыбыз Рая Ахун кызы Фәтхуллинаның һәм авылның имамы Фәнил хәзрәт вәгазьләре тагын да ямьләндерде. Шулай ук , китап укучым Лилия Саттарова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Наласа авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлчәчәк мөнәҗәтләр башкарды, китап укучым Исмәгыйлова Рәзинә "Салават" укыды. Бәйрәм табын артында дәвам итте.