Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Онытылган китаплар сезне көтә!

Кайчандыр зур ихтыяҗ белән файдаланган китапларга кызыксынуны яңарту максатыннан, китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен совет чорында укылган, бүгенге көндә онытылган китапларны искә төшерүче китап күргәзмәсе- ностальгия тәкъдим ителде. Бу китаплар ниндидер сәбәпләр аркасында, китапханәнең китап киштәләре артында калган, әмма барыбер  китапханәдә үз укучыларын көтәләр. Бу китапларны укып олылар балачак дөньясына чумалар, ә яшьләр әти — әниләренең ,аби-бабайларының нинди китаплар укыганнарын белә алалар. Онытылган китапларны укырга вакыт. Китапханәгә рәхим итегез!