Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Язучы да Алиш, батыр да!

16 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә китапханәдә кече яшьтәге китап  укучылар өчен "Язучы да Алиш, батыр да!" дип исемләнгән әдәби калейдоскоп үткәрелде. Китапханәче балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чара барышында  язучының танылган әкиятләрен искә төшерделәр һәм әдәби викторинада катнаштылар, аннан соң төрле әкиятләрне  кычкырып уку дәвамында әкият исемен әйттеләр. Ахырда балалар Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятеннән күренеш күрсәттеләр һәм  иллюстрацияләр ясадылар. Китапханәче Абдулла Алиш китапларына күзәтү ясады.