Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Россия флагы- безнең горурлыгыбыз!

22 нче август -Россия флагы көне. Шул уңайдан, Урта Бирәзә авылы китапханәсендә (күчмә китапханә) информация сәгате үткәрелде. Әлеге сәгатьтә китапханәче Россия Флагы тарихы белән таныштырды, аның төсләренә аңлатма бирде. Балалар Россия Федерациясенең символлары темасы буенча әзерләнгән сорау-табышмакларына җавап бирделәр.  Мероприятие ахырында балалар флаг рәсемен тиешле төсләргә буядылар. Мероприятие китапханәченең Россия флагы турында шигырьләр укуы белән тәмамланды.