Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Терроризмга юл юк!”

3 нче сентябрь көнне, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан,  китапханәдә “Терроризмга юл юк!” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.      Мәгълүмат сәгате террорчылык терминын аңлату белән башланып китте. Ул  кешеләрне урлау, әсирлеккә алу, бомбалар шартлату кебек куркыныч вакыйгаларны үз эченә алуы турында белешмә бирелде. Террорчылык актына алдан әзерләнеп булмавы, һәрвакыт сак булырга кирәк икәнлеге искәртелде.