"Туган җирем минем- Татарстан!”
30 нчы август – Республика көне! Шул уңайдан, Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау китап укучылар өчен "Татарстан- минем туган илем!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмәдә Казан турында китаплар һәм газета-журналларда басылып чыккан материаллар урын алды. Шулай ук, башлангыч сыйныф укучылары өчен викторина үткәрелде. Әлеге викторина сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр.