Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Россия- минем ватаным!

12 июнь- Россия көне уңаеннан, китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Россия тарихы турында борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге тарихны үз эченә алган китаплар урын алды. Күргәзмәне иллюстратив материал: Ф.И.Тютчевның Россия турында цитатасы, флаг, иллюстрацияләр тулыландырды. Шулай ук  күпмилләтле илебездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турындагы китаплар белән дә  танышырга мөмкин.