Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Минем гаиләм- минем терәгем!

 Халыкара гаилә көнендә,   китапханәдә балалар арасында «Минем гаиләм» темасына  рәсем конкурсы оештырылды. Балаларга үз гаиләләрен, якыннарын, яраткан кешеләрен сурәтләргә тәкъдим ителде. Балалар үзләренең әсәрләрендә кечкенә йөрәкләрендә булган мәхәббәтне, бәхетне, яктылык нурларын җиткерергә тырыштылар.Шулай ук гаиләләре турында матур итеп сөйләделәр. Катнашучыларның барлык эшләрен күргәзмәгә урнаштырдык һәм төрле номинацияләр буенча урыннар билгеләдек.