Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Туган як шагыйре

 Зур Бирәзә башлангыч мәктәбендә укытучылар һәм китапханәче белән берлектә җирле шагыйрь Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу үткәрелде. Чара укучылар белән очрашу  циклы кысаларында узды

Шагыйрь белән очрашу һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы. Дамир Нуриәхмәтов үзенең тормыш юлы турында сөйләде, туган якка, табигатькә мәхәббәт рухы белән тулы  булган  шигырьләрен укыды. Шулай ук илһам чыганагы, шигырьләр язарга этәрүче беренче импульслар һәм иҗади процессның катлаулылыгы турында сөйләде. Балалар һәм укытучылар авторның шигырьләрен сөйләделәр. Очрашуны алып баручы (китапханәче) шагыйрьнең китаплары буенча күзәтү алып барды.

Шагыйрь иҗатында табигатькә мәхәббәткә багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Автор үзенең шигырьләре аша табигатьнең бөтен матурлыгын күрсәтә белә. Бу хакта ул шулай ук сөйләде. Очрашуда катнашучылар шагыйрь белән аралаша һәм сораулар биреп, аларга  җавап алдылар