ИПЧ- "Әкиятләр дөньясында коррупция"
2015 нче елның 11 нче декабре көнне “9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне” уңаеннан Урта Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә (күчмә китапханә) “Әкиятләр дөньясында- коррупция” дип исемләнгән белешмә-мәгълүмат сәгате үткәрелде. Белешмә-мәгълүмат сәгатендә китапханәче Равилова Э.И, клуб мөдире Рәхимова Р.Р., укытучы Сираҗиева Л.Ф. катнашты. Укытучы Сираҗиева Л.Ф. укучыларга коррупция турында аңлатты, ә китапханәче һәм клуб мөдире төрле әкият геройлары булып инсценировкалар куйдылар. Инсценировкаларның эчтәлеге дә әкиятне бераз үзгәртеп, хәзерге заманга яраклаштырып язылды. Әлеге мероприятиенең максаты- укучыларда антикоррупцияне күзаллауны формалаштыру, тәртиплелек, әдәплелек, намуслылык, гаделлек сыйфатлары тәрбияләү иде.