Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Тәмәке- синең дошманың!”

9 июль көнне китапханәдә “Тәмәке- синең дошманың!” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чарада авылның яшүсмер балалары катнашты. Очрашуда наркотик һәм тәмәкене яшьтән куллану, аның нәтиҗәләре, зыяны турында сөйләштеләр. Шулай ук, кешене әлеге начар гадәтләргә нәрсә этәрә? дигән сорауга җаваплар алынды. Китапханәче тәмәкенең зыяны, сәламәт тормыш алып бару  турында китап күргәзмәсе төзеде һәм аңа күзәтү ясады. Түгәрәк өстәл үзара фикер алышулар белән тәмамланды.