Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Яңа китап-яңа дус!

Китапханәбезнең китап киштәләре яңа китаплар белән тулыланды.  Китап-бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыклар ача, игелек һәм шәфкатьлелеккә өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез, алар чишелмәгән сер кебек, аны ачарга  якыннарыбыз, дусларыбыз һәм хәтта бөтен дөнья белән уртаклашырга телибез.  Китапханәдә " Яңа китап-яңа дус!» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә чираттагы яңа китаплар урын алды. Килегез, сайлагыз, укыгыз һәм укыганнарыгыздан рәхәтлек табыгыз!