Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Сәламәтлек -зур байлык!

Ел саен 7 нче апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. 1950 нче елдан башлап ул традициягә керде. Сәламәтлек көне уңаеннан, китапханәдә  белгеч көне-авыл фельдшеры белән очрашу үткәрелде. Китапханәче чараны әлеге көннең тарихы, спорт белән шөгыльләнүнең, шәхси гигиена таләпләрен үтәүнең никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләде. Авыл фельдшеры Гомәрова Гүзәл Радик кызы төрле авырулар, прививкалар турында, шәхси гигиена кагыйдәләрен аңлатты. Әлеге чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җавап алдылар.