Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Рифма уйлап тап!

Ел саен 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә,  авыл китапханәсендә шигъри эстафета  уздырылды. Бу көнне башлангыч мәктәп яшендәге укучылар тыңлаучылар һәм тамашачылар гына түгел, ә үзләре дә танылган шагыйрьләрнең шигъри юлларын укыдылар: Пушкин, Лермонтов, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин. Укучылар өчен  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, китапханәче тарафыннан күзәтү ясады. Бу чарада балалар үзләрен шагыйрьләр ролендә сынап карадылар. Алар дүрт юллык рифмалар уйлап чыгардылар. Дөрес, шигырьләрнең мәгънәсен үзгәртүче алдакчы рифмалар да, яшь шагыйрьләргә ярдәм итүче ярдәмче рифмалар да бирелгән иде. Эстафета балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды.