Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Балалар китаплары битләрендә укытучы образы»

Бөтендөнья кычкырып уку көне һәм «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясе кысаларында Зур Бирәзә авыл китапханәсе рус һәм татар телләрендә «Китап белән очрашу» исеме астында күмәк кычкырып укулар уздырды. Чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары, барлыгы 14 бала катнашты. Әлеге чарага китап күргәзмәсе оештырылды, укытучылар  һәм мәктәп турында барлыгы  14 китап  укырга тәкъдим ителде. Чара барышында китапханәче балаларга педагог һәм тәрбияче кебек һөнәрләрнең мөһимлеге турында сөйләде. Аннары ул китап күргәзмәсе буенча күзәтү ясады һәм балалар белән бергә В .Драгунскийның «Денискины рассказы», Р. Галиуллинның «Гипнозчы малай» хикәяләрен укыдылар. Чара фикер алышу белән тәмамланды.