Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Коррупция.Сәбәпләре. Нәтиҗәләре.

2015 нче елның 10 нчы декабре  көнне 13.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә “Коррупция. Сәбәпләре.Нәтиҗәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Равилова Э.И. әңгәмәгә килүчеләрне “Коррупция” термины белән таныштырды, аның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңлатты. Әңгәмәгә авылның участок инспекторы, милиция майоры Зөбәеров И.И. та чакырылган иде. Ул Россия Федерациясенең Җинаять  Кодексы законнары белән таныштырды, экстрен хезмәте телефон номерларын хәбәр итте, ришвәт тәкъдим итүчеләр, алу очраклары белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Китапханәче барысына да ришвәтчелеккә каршы көрәшү турында белешмәлекләр өләште.