Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Нина Павлованың сихри дөньясы»

Зур Бирәзә авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» VII Төбәкара акциясендә катнашты .                   Н. М. Павлова-балалар өчен әкиятләр, хикәяләр һәм очерклар авторы, үсемлекләр буенча  галим, биология фәннәре докторы. Аның әсәрләре шигъри һәм сихри, матурлык һәм сөйкемлелек белән тулы.  Танып белү характерына карамастан, аның китаплары балалар  өчен бик яхшы сәнгать әсбабы, чөнки язучының теле бай, образлы һәм төгәл.   Н. М. Павлова китаплары укучыларны табигатькә, һәр тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә. Әлеге чарада китапханәче һәм китап укучылар Гайфуллина Р., Хәбибрахманов А. тарафыннан «Сары, ак, куе кызыл», «Земляничка», «Кышкы әкиятләр» һәм башка әкиятләр яңгырады. Н. М. Павлова үзеннән соң бай мирас калдырды:  үсемлекләр дөньясын танып белергә ярдәм итүче искиткеч китаплар үсеп килүче буынга зур ярдәмлек булачак.