Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Туган ягы кирәк кешегә!

9 февральдә халык шагыйре һәм татар язучысы Фәнис Яруллинның 85 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә язучы, шагыйрь Ф. Яруллинга багышланган "Туган ягы кирәк кешегә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авторның китаплары, аның турында матбугатта басылган мәкаләләр урын алды.  Укучыларыбыз язучының тәкъдим ителгән китаплары белән бик теләп таныштылар, шулай ук өйләренә укырга алдылар.