Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Чигәм асыл җепләр белән..."

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Чигәм асыл җепләр белән..." дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Китапханәче чигү тарихы, чигү элементлары турында аңлатма бирде. Төрле чигелгән материаллар буенча күзәтү ясадылар, фикер алыштылар. Китапханәче балаларны  гади тамбур чигүе белән чигәргә өйрәтте. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшергәннән соң, балалар да бик теләп, кызыксынып чигеп карадылар. Барысы да мастер класстан канәгать калдылар.