Һөнәрле -үлмәс, һөнәрсез- көн күрмәс!
Китапханәдә "Һөнәрле -үлмәс, һөнәрсез- көн күрмәс!" дип исемләнгән әңгәмә-диалог үткәрелде. Әлеге чарада кече яшьтәге китап укучылар катнашты. Әңгәмә бик җанлы, кызыклы, үзара аралашу формасында үтте. Балалар актив катнаштылар, һәрберсе үз фикерен җиткерергә омтылды. Афәрин, минем китап сөюче дусларым!