Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Матурлык дөньясы серләре"

Китапханәдә "Матурлык дөньясы серләре" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әлеге чарага Казан шәһәреннән "Mary Kay" компаниясе директоры Ләвисә  ханым Фәттахова чакырылган иде. Китапханәче "Матур буласың килсә..." дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, сүз Ләвисә ханымга бирелде.Ул исә үз чиратында чарада катнашучыларбелән әңгәмә үткәрде, бит һәм кул тиресен тәрбияләү, кремнарны, ароматларны дөрес куллану, макияң ясау серләренә төшендерде һәм мастер класс күрсәтте.Катнашучылар барысы да канәгать калдылар.