"Конституция-илебезнең төп законы"
6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан, китапханәдә "Конституция-илебезнең төп законы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә "Татарстан Республикасы Конституциясе", Татарстан турында китаплар, "Ватаным Татарстан", "Атна вакыйгалары" газеталарында Конституция турында язылган мәкаләләр урын алды.