Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Сез, өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!”

“Өлкәннәр ункөнлеге” кысаларында  Зур Бирәзә авылы китапханәсендә  өлкәннәр көненә багышланган “Сез, өлкәннәр, безгә маяк, Сездән үрнәк алып яшибез!”  дип исемләнгән очрашу- кичә  булып узды. Әлеге очрашуга китапханәнең актив даими китап укучы өлкәннәре чакырылган иде. Барлыгы 25 кеше катнашты.

Чараны китапханәче Равилова Э.И. ачып җибәрде, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.  “Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннан соң сүз өлкәннәргә бирелде. Җәләева Венера апа “Салават” догасын укыды һәм мөнәҗәтләр көйләде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә актив катнашып, элекке җырлар җырлап хатирәләрен яңарттылар, үзләренең тормышларында булган кызыклы вакыйгаларны, мәзәкләр сөйләүләре кичәгә ямь өстәде. Очрашу- кичәдән барысы да канәгать калып, оештыручы китапханәчегә рәхмәтләрен ирештерделәр.