Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Тыныч булсын Җир шары, кабынмасын сугыш утлары!"

8 май көнне мәктәп ишегалдында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган  "Тыныч булсын Җир шары, кабынмасын сугыш утлары!" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче "Батырлар даны мәңгелек!" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Фронтта вафат булганнарны искә алып, обелиск алдына венок куелды.Чара ахырында балалар "Җирдә тынычлык булсын!" девизы астында һавага шарлар очырдылар.