Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

4 май көнне китапханәдә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында тарихи сәгать үткәрелде. Әлеге сәгатьтә герой-пионерлар, сугышның дәһшәтле вакыйгалары турында шигырьләр, хикәяләр укылды, алар буенча фикер алышынды. Тарихи сәгать ахырында балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.