Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Халкым исән чакта яшәр Тукай, һәр татарның йөрәк түрендә!"

25 апрель көнне китапханәдә Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган "Халкым исән чакта яшәр Тукай, һәр татарның йөрәк түрендә!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче кичәне кечкенә Тукай турында сөйләүдән башлап җибәрде. Шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация  тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Ә балалар үз чиратында аның шигырьләрен  сәнгатьле итеп укыдылар, җырларын җырладылар.