Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

“Дин гыйлеме- татлы җимеш!”

Китапханәдә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан, “Дин гыйлеме- татлы җимеш!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әлеге чарага авылның хөрмәтле кешесе- Фәнил хәзрәт тә чакырылган иде. Китапханәче  “Ислам нуры” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганнан соң, сүзне Фәнил хәзрәткә бирде. Ул исә, үз чиратында Ислам дине кабул ителү тарихы белән таныштырды, вәгазь сөйләде, Гошер сәдакасы җыю турында тәфсилләп аңлатты. Килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.