Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Вакытсыз сүнгән йолдыз...

Зур Бирәзә  авылы китапханәсендә татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Вакытсыз сүнгән йолдыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә драматург, театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый.  Егерменче һәм утызынчы елларда Кәрим Тинчурин тарафыннан аның иң яхшы драматургия әсәрләре: "Зәңгәр шәл",  драмасы, "Җилкәнсезләр" комедиясе язылган,  алар бүгенге көндә дә популяр һәм яраткан әсәрләр. Күргәзмә белән танышучылар авторның сәхнә пьесаларын искә төшерде һәм язучының биографиясеннән кызыклы фактлар белде.