Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Тылсымлы Пушкин илендә

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә Пушкин көненә багышланган шигъри йолдызлар парады үткәрелде. Александр Пушкин иҗаты кешене кечкенәдән һәм гомер буе озата бара. Бу шагыйрьнең китаплары һәр гаиләдә бар һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә. Балалар игътибарына "6 июнь-Россия көне" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән таныштылар. Алып баручы китапханәче Бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның балачагы, няня Арина Родион кызы турында сөйләде һәм шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр укыдылар  һәм «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән шигъри викторинада катнаштылар.