Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Табигать өчен барысы да җаваплы»

4 июнь көнне 12.00 сәгатьтә Зур Бирәзә авыл китапханәсендә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне уңаеннан «Табигать өчен барысы да җаваплы» - экологик сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче укучыларга бәйрәм тарихы, планетада яшәүчеләрне әйләнә-тирәлекне саклау эшендә берләштерүче бәйрәм символлары турында сөйләде. Китапханәче тарафыннан экологик фикерләү күнекмәләрен, әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту культурасын үстерүче ситуацион уеннар тәкъдим ителде. Балалар хәзерге заманның төп экологик проблемалары, су һәм һаваның пычрануы, урманнарны контрольсез юк итү турында белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм әйләнә-тирә мохит турында шигырьләр укыдылар. Китапханәдә шулай ук танылган язучылар Астафьев, Пришвин, Дмитриев, Паустовский, Житков, Бианк әсәрләреннән торган «Бу Җир синең һәм минем»дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Чара ахырында "Табигатьнең Кызыл китабы"белән танышу үткәрелде.