"Гомер шигырьләргә күчкән чак"
Китапханәдә татар язучысы Р.Мингалимнең тууына 85 ел тулуга багышланган "Гомер шигырьләргә күчкән чак" исемле китап күргәзмәсе халыкка тәкъдим ителде. Күргәзмәдә авторның китаплары, аның турында газета-журналларда басылган автобиографик материаллар урын алды.