Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Россия флагы төсләре горур яңгырый!»

Россия Федерациясе флагы көненә багышлап китапханәдә " Россия флагы төсләре  горур яңгырый!» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. «Россиянең Дәүләт флагы» күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде, аның барышында балалар Россия флагының барлыкка килү һәм төсләре тарихыннан берничә кызыклы факт белделәр, нинди учреждениеләр биналарында булырга тиешлеген искә төшерделәр. Чара барышында «Россия Флагы» дигән электрон презентация кулланылды . Балалар «Россия символлары» дигән рәсемле китап белән таныштылар һәм альбом битендә Россия флагы рәсемен ясадылар.