"Җирле үзидарә турында сөйләшик"
Җирле үзидарә көне уңаеннан, 21 нче апрель көнне Урта Бирәзә авылы клубында "Җирле үзидарә турында сөйләшик" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче "Җирле үзидарә: кичә, бүген, иртәгә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, җирле үзидарә рәисе Шакирова И.Р. җирле үзидарәнең барлыкка килүе, үсеше, үзгәреше, проблемалары, эшләнгән эшләре турында тәфсилләп сөйләде. Информация сәгате фикер алышулар белән тәмамланды.