"Җирле үзидарә: барлыкка килүе һәм үсеше"
21 нче апрель- Җирле үзидарә көне уңаеннан, Зур Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлау халык өчен "Җирле үзидарә: барлыкка килүе һәм үсеше" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең тарихы, эшчәнлеге, үсеше һәм үзгәреше турындагы материаллар урын алды. Әлеге күргәзмә 28 нче апрельгә кадәр эшләячәк.