Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

«Минем йортым-минем ныгытма»

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә 14 май көнне 12.00 сәгатьтә Гаилә көненә багышлап «Минем йортым-минем ныгытма» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде . Конкурс балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, үсеп килүче буында әхлакый, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен формалаштыру, ата-аналарга, гаиләгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бу көнне китапханәченең балалар белән очрашуы гаилә һәм аның гореф-гадәтләренә багышланган иде. Балалар 15 майда Иң яхшы һәм якты бәйрәм билгеләп үтелүен һәм нәкъ менә гаилә кеше тормышы белән бәйле иң мөһим кыйммәткә ия булуын белделәр. Һәр катнашучы үзенең яраткан гаиләсе, якыннары турында рәсем ясады.Аннан соң балаларга үз гаиләсе турында рәсем ярдәмендә сөйләргә тәкъдим ителде. Иң яхшы рәсемнәр китапханәдәге күргәзмәдә урын алды.