Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Мин бит Тукай якташы"

29 апрель көнне Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә (Олы Бирәзә авыл китапханәсенең күчмә пункты) укытучылар һәм китапханәче белән берлектә җирле шагыйрь Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу узды. Шагыйрь белән очрашу-ул һәрвакыт кызыклы һәм файдалы. Дамир Нуриәхмәтов үзенең тормыш юлы турында сөйләде/ Туган якка, табигатькә мәхәббәт рухы белән сугарылган шигырьләрен укыды. Шулай ук ул илһам чыганаклары, шигырьләр язарга этәрүче беренче импульслар һәм иҗади процессның катлаулылыгы турында сөйләде. Балалар һәм укытучылар авторның шигырьләрен укыдылар. Очрашуны алып баручы (китапханәче) шагыйрьнең китапларына күзәтү ясады. Шагыйрьнең иҗатында табигатькә мәхәббәт турында шигырьләр аерым урын алып тора. Автор табигать матурлыгын үз шигырьләре аша күрсәтә белә. Бу хакта ул шулай ук сөйләде. Очрашуда катнашучылар шагыйрь белән аралаша алдылар һәм аңа үз сорауларын бирделәр.