Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

"Кадерле мирас"

Россиядә 2022 нче ел - мәдәни мирас елы уңаеннан, китапханәдә фольклор кичә булып үтте. Кичә китапханәче тарафыннан, фольклор термины турында белешмә бирүдән башланып китте. Әлеге кичәнең максаты- татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләре, уеннары, бишек җырлары белән якыннан танышу иде. Кичәгә авыл клубында күп еллар мөдир булып эшләгән, җырга-моңга оста Гыйльметдинова чакырылган иде. Ул элекке  вакытларда авыл җирлегендә уйналган уен төрләре белән таныштырды.Берничә уенны бергәләп уйнап та карадылар. Кичәнең икенче өлеше бишек җырларына багышланган иде. Китапханәче бишек, рәсемнәр ярдәмендә аның төрләре турында аңлатма бирде. Раушания ханым бишек җырларын җырлап күрсәтте. Кичә бик җанлы үтте, балалар барысы да актив катнаштылар.